Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

2027 елның 1 сентябреннән 10–11 сыйныф укучылары өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керә

Россия мәктәпләрендә 10–11 сыйныф укучылары өчен яңа белем бирү стандарты 2027 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, илдә бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру процессы тәмамланган.

Ведомствода белдерүләренчә, сүз урта гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) турында бара. Ул өлкән сыйныфларда укыту эчтәлеген заманча таләпләргә яраклаштыруны күздә тота.

Яңа стандарт кысаларында:

* инженер класслары булдыру мөмкинлекләре киңәйтеләчәк,
* укучыларга ясалма интеллект белән эшләү күнекмәләре биреләчәк,
* метапредмет нәтиҗәләренә басым артачак,
* белем бирүдә заманча технологияләр һәм җиһазлар киңрәк кулланылачак.— Бу алым һәр балага ныклы белем нигезе, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм үз потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле күнекмәләр бирәчәк, — дип билгеләп үткән министр.

Яңа стандартны гамәлгә кертү Россия мәктәпләрендә укыту системасын бертөрле итүгә һәм аны заманча ихтыяҗларга туры китерүгә юнәлтелгән

Бу хакта РИА Новости Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Шәһри Казан».

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев