Апас районы мәчетләрендә дини укулар башлана
Җәмгыять һәм без

Апас районы мәчетләрендә дини укулар башлана

Белешү һәм язылу өчен телефон: 8 917 256-28-17

Апас районы мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, сентябрь-октябрь айларында “Хәҗәр” үзәгендә һәм район мәчетләрендә дини укулар башланып китә. Дини гыйлем алырга теләүчеләр өчен төрле яшь һәм категорияләргә караган уку төркемнәре оештырылачак. Балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дини сабаклар үзләштерә алачак.

Хәзерге вакытта укырга теләүчеләр исемлеге барлана. Дин нигезләрен өйрәнергә, белемнәрен арттырырга теләгән һәркем мөхтәсибәткә мөрәҗәгать итә ала. Укулар: Апас “Хәҗәр” үзәгендә һәм район мәчетләрендә. . Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов. Апас районы мәчетләре һәм “Хәҗәр” үзәге барлык теләүчеләрне дини гыйлем алырга чакыра! 6+


Нет комментариев