27-нче августтан 28-нче августка кадәр сәгать 15:00-дән 00:00-гә кадәр Кремль урамының 1 Май мәйданыннан Чернышевский урамына кадәрге өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк.
Чикләүләр Сибгать Хәким урамына һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасына да кагылачак. Шулай ук 30 августта Федосеев урамы буйлап Игенчеләр сарае янындагы мәйдан өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк.
Бәйрәм чаралары вакытында 30 августта Казанка елгасы буйлап кече көймәләрнең йөреше тыелачак. Татарстан көне һәм Шәһәр көнендә Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Җир өсте транспортының эше 22:30-га кадәр озайтылачак.
Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, шәһәрнең барлык районнары юнәлешендә өстәмә автобуслар бирү планлаштырыла.
Нет комментариев