Әлеге сорауга Апас мөхтәсибәтенең хөрмәтле аксакалы, шәрәфле мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев җавап бирә:
Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү - фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы.
Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы ул малга бәрәкәт бирә. Гошер сәдакасын биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга бик якын. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип әйтсеннәр, мактасыннар әле дип эшләргә кирәкми, ул ихластан, Аллаһы ризалыгы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.
– Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты бармы?
– Гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирәләр. Көзнең кайсы аенда да ярый, соңрак бирү дә гаеп түгел.
– Гошер сәдакасы итеп яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирергә мөмкинме соң?
– Әлбәттә, ярый. Иң мөһиме – ниятең булу.
– Гошер сәдакасын бирмәү гөнаһмы?
– Мөмкинлегең була торып бирмәү – гөнаһ.
Җөмһүриятебезнең мәчет-мәдрәсәләрендә гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланып китте. Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Безнең казыяттә балаларга өстәмә белем бирү үзәге "Мирас", Буа мәдрәсәсе, картлар йортлары бар. Гошер-сәдакаларыгызны шунда тапшырырга мөмкин. Сезне бу игелекле эштә катнашырга чакырып калабыз.
Нет комментариев