Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Район тормышы

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Мәгариф хезмәткәрләре “Традицияләрне саклап, яңалыкка омтылу” хакында сөйләштеләр.

(21 август, “Апастово-информ”).

Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зәмдиханов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, методистлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева үзенең чыгышында укытучылар һәм тәрбиячеләр алдында сыйфатлы, нәтиҗәле белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды, уңышларга да тукталды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин мәгариф хезмәткәрләренә олы хөрмәтен белдереп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Район башлыгы район мәгариф системасының һәрвакыт заман белән бер адымда баруын, мәгариф учреждениеләре биналарының төзекләндерелүен, матди базасы яхшыртылуын, билгеләп узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов Апас районы мәгариф хезмәткәрләрен җылы сәламләп, уңышлары белән тәбрик итеп, районның мәгариф системасы эшчәнлеге нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Апас районы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечтән дә югарырак булуын әйтте. Шулай ук Апас мәктәбендә урнашкан бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пункты эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Министр урынбасары Рәмис Мөҗипов укытучыларга, тәрбиячеләргә төрле ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуы хакында сөенечле хәбәрләр дә җиткерде.

“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Алсу Хәйруллина “Ата-аналарга мәгариф тарату” эшчәнлеге хакында чыгыш ясады. Каратун мәктәбенең физика һәм математка укытучысы, яшь мөгаллим Зөлфәт Шәйдуллин балаларны физика һәм математика фәннәреннән дәүләт имтиханнарына системалы әзерләү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Районның аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов аграр белем бирү юнәлешендә яңа мөмкинлеләр белән таныштырды һәм проблемаларга тукталды.

фото
фото: Ләлә Сафиуллина

Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды. Киңәшмәдә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән остазларны тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар. Шулай ук тәүге тапкыр хезмәт юлына аяк баскан яшь белгечләрне дә алкышлар белән каршы алып, сертификатлар тапшырылды.


Нет комментариев