Җәмгыять һәм без

Казан үзәгендә полициядән качкан мотоциклчы кулга алынды

Полиция хезмәткәрләреннән качкан мотоцикл йөртүчесе тоткарланды.

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, егет башка байкерлар белән Пушкин урамы буйлап барган. Аның мотоциклында дәүләт номеры булмаган. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең мототөркеме моны күреп алган, һәм полиция хезмәткәрләре хокук бозучыны тотарга булган. Ул мотоциклдан төшеп, ишегалдына качып югалган. Мотоциклны штрафтукталышка куйганнар, ә байкерны эзләү башлаганнар.

Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары мотоциклчының шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул 21 яшьлек Казан егете булып чыккан. Егетне тотып, бүлекчәгә китергәннәр. Аңа карата берничә административ хат төзелгән. Суд карары белән хокук бозучыга 12 тәүлеккә административ арест билгеләнгән.


Нет комментариев