Апаста яшәүче Сәкинә апа Гайнетдинова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Юбилярны Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина котлап, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
(8 апрель, “Апастово-информ”).
Сәкинә апа тумышы белән Азнакай районыннан. Гомеренең күп өлешен шунда уздырган. Ул үткән тормыш юлын искә алып, балачак хатирәләре белән уртаклашты. Әтисе сугыштан яраланып кайта, ә гаиләдә алты бала үсә. Олы бала буларак, күп җаваплылык Сәкинә апа җилкәсенә төшә. Ул 10 яшеннән үк әтисенә умарталыкта ярдәм итә, урманга йөреп, кайчак шунда кунарга да туры килгәнен искә ала.
Хезмәт юлын Сәкинә апа тегүче булып башлап, гомере буе шушы һөнәргә тугры калып, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Тимербай абый белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, ире озак авырудан соң, 45 яшендә үк вафат булган.
Соңрак, олыгайгач, Сәкинә әби кызы Айсылу апа янына күченеп килә. Бүгенге көндә ул якыннары тәрбиясендә, үз акылында һәм зиһенендә. Намазларын укып, догаларын кылып, ил-көнгә тынычлык, балаларына имин тормыш теләп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев