Балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Җәмгыять һәм без

Балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк

Россия Социаль фонды май бәйрәмнәре уңаеннан балалар өчен пособиеләрне иртәрәк күчерәчәк.

Гадәттә 3нче майга кадәр түләнергә тиешле акчалар быел 29-30нчы апрельдә үк банк аша алучы гаиләләргә килеп җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Пособиеләрне почта аша алучылар акчаларын элеккечә - 3нче майдан 25нче майга кадәр алачак. Ә өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы түләүләре 5нче майда, гадәти график буенча башкарылачак.

Чыганак “Татар-информ”

фото: freepik.com


Нет комментариев