Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

«Батыр» үзәге башлыгы: “Дрон операторлары – сугыш кырында штурмовикларның күзе һәм таянычы ул»

Полигоннарда өч ай укыту, реаль дроннар белән идарә итү тәҗрибәсе, имтиханнар һәм сертификат – бүген пилотсыз системалар операторларын шулай әзерлиләр. «Батыр» үзәге башлыгы Владислав Кузнецов «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанда контрактны имзалаганнан соң кандидатны ниләр көтүе, аңа нинди түләүләр каралуы турында сөйләде.

Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар – бу илдә иң югары һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 3 меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Су өсте, җир өсте яки очу дронының операторы 35 яшькә кадәрге кеше булырга мөмкин. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә машина йөртүче яки инженер-сапер кебек башка вазифаларга кабул итү яше 45 яшькә кадәр арттырылды.


«Батыр» үзәгендә кандидатның теләкләре һәрвакыт исәпкә алына, әмма алардан тыш өстәмә шартлар да үтәлергә тиеш. Туры килгән яшьтән тыш, кандидат профотбор узарга тиеш. Шуннан соң аны эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базасы буенча тикшерәчәкләр: хөкем ителүләр, хәтта җәза вакыты чыкканнары да булырга тиеш түгел. Тагын бер мөһим өлеш – сәламәтлек торышы.

Чыганак – “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев