Борнаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Кече Болгаер авылы егете Рифат Фәйзуллин белән очрашу үткән.
(8 апрель, “Апастово-информ”).
Рифат Илшат улы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән Ватан сагында тора. Элегрәк ул “Пётр Великий” кораблендә хезмәт иткән, шулай ук Сириядә барган хәрби операцияләрдә дә катнашкан.
Батырлыгы һәм хәрби бурычын намус белән үтәгәне өчен күп кенә медальләр, шул исәптән дәүләт бүләге - “Георгиевский крест IV степени” белән бүләкләнгән.
“Очрашу барышында Рифат Илшат улы, гадәттәгечә, тыйнак калып, алгы сызыктагы бүгенге вәзгыять турында сөйләде. Укучылар кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, солдатның үтемле киңәшләрен тыңладылар. Очрашу барышында чын патриот, батыр якташыбыз катнашында эчтәлекле һәм тәэсирле “Батырлык дәресе” узды.
Без Рифат Илшат улы белән горурланабыз! Аңа ныклы сәламәтлек, исән-имин хезмәт итеп, туган ягына, гаиләсенә сау-сәламәт әйләнеп кайтуын телибез”, - дип хәбәр итәләр Борнаш урта мәктәбеннән.
Нет комментариев