Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Ильсур Метшин Казанда яңа аттракционнар паркын проектлау турында сөйләде

Казанда Җиңү паркы янында урнашачак зур аттракционнар паркының концепциясе эшләнә. Бу хакта шәһәрнең «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары белән очрашуда Казан мэры Ильсур Метшин сөйләде.

«Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бер компания яңа, масштаблырак һәм зуррак аттракционнар паркының проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә. Без бу паркны мотлак кире кайтарачакбыз», – диде ул.

Хәзер исем мәсьәләсе билгеле түгел, яңа паркка элеккеге исем – «Кырлай» бирелергә мөмкин. Ләкин инде билгеле – ул элеккесеннән күпкә масштаблырак булачак.

Хәрәкәтне оештыру турында указ 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсен республиканың элеккеге Яшьләр эшләре министры Тимур Сулейманов җитәкли. «Алдынгылар хәрәкәте» белән үзара эшлекле мөнәсәбәттә эшләячәк Республика координация советын оештыру турында указ 2023 елның 14 февралендә Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев