ТР прокуратурасында сөйләгәнчә, 2023 елда алар программа тәэминаты сату белән шөгыльләнгән кебек IT-компания булдырганнар.
Югары хезмәт хакы белән эшкә урнаштыру сылтавы астында алар 99 кешене үз исемнәренә гомуми суммасы 10,6 млн сумнан артык займ рәсмиләштерергә ышандырганнар. Алынган акчалар урланган. Схемада катнашучыларның икесе соңыннан үзләренә премиаль автомобильләр сатып алган, аларны туганнарына рәсмиләштергән, аннары сатканнар.
Җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчеләрнең 38 млн сумлык мөлкәтенә арест салынган. Хәзерге вакытта эш карау өчен судка җибәрелгән инде.
Нет комментариев