Кибеттә берничә билгегә игътибарлы булыгыз.
Йомырка — хуҗабикәләр өчен уникаль ризык. Алардан башка камыр ризыклары, салатлар әзерләүне күз алдына да китереп булмый. Иртәнге ашка йомырка тәбәсен яратмаган кешене дә табуы кыен.
Бу яктан авыл кешеләре аеруча бәхетле: тавыклары яңа гына салган йомыркаларны алып кереп, тәмле ризыклар әзерлиләр. Ә кибеттән сатып алучыларга искергән йомыркага юлыкмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә?
Иң элек йомырка кабындагы маркировканы карагыз. Русиядә сатылучы йомыркаларга гадәттә «Д» яки «С» хәрефе белән башланган тамга куела. Әгәр өстенә «Д» хәрефе язылган булса – бу сатып алучыларга диетик йомырка тәкъдим ителә дигән сүз. Тавык аны моннан җиде көн элек кенә салган була. Маркировкадагы «С» хәрефе тавыкның йомырканы моннан 20-25 көн элек салганлыгын күрсәтә. Бу сроклар узгач, йомырка вакыты чыккан дип санала. Алар сатудан алына һәм утильләштерелә.
Йомырканың “свежий” булуын ачыклау өчен кайбер хуҗабикәләр аны суга салып карый. Искергән йомырка шунда ук өскә калкып чыга. Ә төптә ятканнарын курыкмыйча ашарга була. Ә сез нинди ысуллар кулланасыз, дуслар?
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Чыганак: https://kiziltan.ru
фото: https://www.magnific.com
Нет комментариев