Акъәби 90 яшьлек юбилеен каршылады.
(3 ноябрь, “Апастово-информ”).
Фәүзия әби Җамалиева яшьтән үк тормыш дилбегәсен нык тотып яшәгән. Күп хезмәт иткән, авырлыкларны сабыр гына кичергән. Чисталыкны, пөхтәлекне яраткан. Озак еллар колхозда эшләп, намуслы хезмәте белән макталган, хөрмәтләнгән. Тормыш иптәше белән мактаулы парлы гомер юлы үткән алар. Үз үрнәкләрендә тырыш, эш сөючән балалар тәрбияләп үстергәннәр. Олыгайган көннәрендә аларның кайгыртуын, назлы тәрбиясендә гомер кичергәннәр. Фәүзия әби бүген дә балаларының җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Һәр гаиләдә кадерле кунак, иң газиз кеше ул.
Акъәби үзенең гомер бәйрәмен Свияжный бистәсендә яшәүче кызы Әлфия Әхмәтҗанова гаиләсе янәшәсендә каршылады. Аны котларга барлык балалары, оныклары, оныкчыклары килде, күршеләре дә керде. Котлауларга район җитәкчелеге дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгының котлауларын ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев авылдашларының җылы сәламнәрен, тәбрикләүләрен җиткереп, бүләге белән сөендерде.
Нет комментариев