Гүзәллек өләшә алуым – зур бәхет
Кешеләрең синең, Апасым!

Гүзәллек өләшә алуым – зур бәхет

Апаста яшәүче Венера Нәбиуллина һәр эш көнен райондашларны сөендерүгә багышлый. 10 елдан артык чәчтараш булып эшләп, гүзәллек өләшә. Үзенең матурлык салонын да булдырган ул.

Балачак хыялым

Венера Нәбиуллина сабый чактан ук матурлыкка гашыйк. Мәктәптә укыган елларда ук кешеләрне гүзәл итү белән кызыксына, чәчтараш булу теләге белән яна. Шул вакытта кулына тарак һәм кайчы алып, сеңелләренең, апаларының чәчләрен тигезләп кисеп карый. Тора-бара иптәш кызлары да, туганнары да мөрәҗәгать итә башлый. Венераның чәчләр белән кызыксынуы чын мәгънәсендә яраткан шөгыленә әверелә.

- Ул вакытта интернет юк иде бит. Төрле журналлар карадым. Чәчләр турында яратып укый идем. Бервакыт үзем дә кулыма кайчы алдым. Беренче бу эшкә тотынып караганда, төгәлсезлекләр дә, борчылган чаклар да булды. Ул вакытларны әле дә хәтерлим әле. Әмма тукталып калмадым. Теләгем бик көчле булды. Дус кызларым маңгай чәчләрен кыскартырга сорады. Егетләрнең чәчләрен кисәргә дә өйрәндем. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү кызыксынуымны тагын да арттырды. Миндә профессиональ чәчтараш булу теләге уянды, - дип искә ала ул.

Чәчтараш булу уе белән йөргән Венера хисапчы һөнәрен сайлый. Мәктәпне тәмамлагач, финанс институтына укырга керә. Әмма яраткан шөгыленнән аерылмыйча, шул ук вакытта чәчтарашлар хәзерләү училищесында белем ала. Көндез исәп-хисап эшенең нечкәлекләрен өйрәнсә, кичләрен исә чәчтараш һөнәренең асылына төшенергә ашыга. Югары белем алгач, хезмәт юлын банк өлкәсе белән бәйли. 10 елга якын төгәл саннар дөньясында хезмәт куя ул. Кичләрен кабат күңеленә якына шөгыленә багышлый.

Тәвәккәл, бер эштән дә курыкмаучы Венера тора-бара балачак хыялын тормышка ашырып, хезмәт юлын чәчтараш буларак дәвам итәргә карар кыла. Апас үзәгендә үзенең чәчтарашханәсен ача. Соңрак гади генә чәчтарашханә матурлык салонына әверелә.

- Икенче балам белән декрет ялында булганда чәчтарашханә ачу уе туды. Чөнки миңа ышаныч белдергән клиентларым көннән-көн арта барды. Аерым бина арендалап, эшемне башлап җибәрдем. Хезмәт күрсәтүнең төрләрен дә арттырдым. Хатын-кызларга прическалар ясый башладым. Махсус курсларда белем алып, визажист эшен дә үзләштердем. Шулай ук чәчләрне тәрбияләү, буяу нечкәлекләрен дә өйрәнеп, клиентларыма тәкъдим иттем, - ди ул.

фото венера
Фото: Ляля Сафиуллина

 

“Ярдәм чаралары зур мөмкинлек бирде”

Венера Нәбиуллина үз эшен башлаганда хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән ярдәм чараларына да таяна. Беренче чиратта, аңа үзмәшгульлек программасы да ярдәмгә килә. Ул үзмәшгуль булып теркәлеп, эшли башлый. 2023 елның 25 декабрендә «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү, шул исәптән социаль контракт турында» карар кабул ителгәннән соң, Венера да районның социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең эшчәнлеген, эшен җәелдерү, камилләштерү буенча бизнес-план тәкъдим итеп, аны уңышлы яклап чыга.

2024нче елда исә дәүләт социаль яклау идарәсе аша социаль килешү төзи дәүләт ярдәмен алуга ирешә. Дәүләт ярдәмендә яңа җиһазлар булдыра. Бу аның чәчтарашханәсен тулыландыра. Өстәвенә, тәҗрибәсен арттырыга да мөмкинлек бирә. 

Венера Казан шәһәрендә уздырылган төрле курсларга, мастер-классларга йөри, һөнәренең серләрен төшенә, камилләшә бара.

- Социаль килешү хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Яңа җиһазлар сатып алдым, үз белемемне дә арттырдым. Мин бик рәхмәтле. Шөгылемне яраткан эшемә әверелдердем. Эшем миңа ләззәт бирә, керем чыганагы да булып тора. Эшчәнлегемдә әнием, тормыш иптәшем Илгиз, якын туганнарым, гаиләм дә булыша. Һәркем яраткан эше белән шөгыльләнә һәм аны керем чыганагына әйләндерә ала. Дәүләт һәрчак ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Венера.

фото венера 2
Автор фото: Ляля Сафиуллина

 

“Рәхмәт ишетүе – рәхәт”

Үзенең чәчтарашханәсендә һәркемне ягымлы караш, җылы мөнәсәбәт белән каршы ала Венера. Һәр клиентның теләген аңлап, үз хезмәтләрен күңел биреп башкара ул. Шуңа күрә дә матурлык салоныннан халык өзелми, аның даими йөрүче клиентлары бар. Биредә ир-атлар, өлкәннәр һәм балалар өчен чәч кистерү хезмәте дә оештырылган.

- Миңа ышанган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Арада 20ел буе йөрүче клиентларым бар. Миңа кич белән дә мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук таң белән эшкә барган чакларым да бихисап. Урын өстендә ятучы авыруларга да ярдәм итәргә туры килә. Өлкәннәр Һәркем матур булырга хаклы. Аеруча һәр гүзәл зат моңа лаек. Туйга, юбилейга баручы хатын-кызлар, үзләрен көзгедән күргәч, ничек итеп сөенгәннәрен белсәгез иде. Аларны матурлау, рәхмәт сүзләре ишетүе күңелгә рәхәтлек бирә. Гүзәлләк өләшә алуым – зур бәхет, - ди Венера Нәбиуллина.

Чәчтарашханәдән һәркем күтәренке кәеф белән чыгып китә. Апас кызы Илүзә Галиева бик еш бирегә килеп, чәчләрен кистерә, мәҗлесләргә барганда прическа, макияж ясата. Бу юлы ул мелирование ясатырга дип килгән иде.

- Венера апа янына даими йөрим. Ул бик оста итеп прическалар ясый. Чәчләрне тәрбияләү буенча киңәшләрен бирә. Бик зур рәхмәт. Сәламәт булсын, хезмәтенең рәхәтен күрсен,  - дип тели Илүзә.

“Гаиләм - иң зур таянычым”

Венера Нәбиуллина гаиләсендә дә уңган хуҗабикә, назлы әни. Тормыш иптәше Илгиз дә үз эшен булдырып, йортларны заманча матурлау хезмәтен башкара. Гаилә Апас үзәгендә яңа йорт җиткереп чыккан. Йорт эчендәге күп кенә эшләрне үзләре башкарганнар. Өч балаларын гаилә җылысында тәрбияләп үстерәләр. Туганнары, дуслары белән дә бер гаилә булып яшиләр. Күршеләре белән дә һәрчак дус алар. Ярдәм итәргә дә вакыт табалар. Әниләрен дә булышып, кайгыртып торалар. Венера аш-су остасы да. Гаиләсен, якыннарын тәмле ризыклар пешереп, сыйлый. Аларның йортына килгән һәркем кадерле һәм хөрмәтле кунак.

Ләлә Сафиуллина.


Нет комментариев