«Моңлы сандугач»: Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган искә алу кичәсе
Район тормышы

«Моңлы сандугач»: Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган искә алу кичәсе

Бөек композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкованың тууына 120 ел булу уңаеннан «Моңлы сандугач» дип исемләнгән искә алу кичәсе узган.

Кичәдә җитәкчеләр, районнан килгән, читтән кайткан кунаклар, авылдашлар, укытучылар, укучылар, музей хезмәткәрләре катнашты. . Алар якташыбыз турында матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәдә Сара Садыйкованың бердәнбер кызы Әлфия Айдарская турында да бик җылы хәтирәләр яңгырады. Сара Садыйкованың моңлы җырлары һәр кешенең күңеленә хуш килде. Укучылар өчен дә бик тәрбияви чара булды.  Сара Садыйкова ул - безнең горурлыгыбыз!


Нет комментариев