Татарстанда җомга көнне, 30 октябрьдә, алмашынучан болытлы, явым-төшемнән башка һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан 3–8 м/с, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..−4 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда кайбер урыннарда −9 градуска кадәр булды. Көндез һаваның максималь температурасы +9..+14 градуска күтәреләчәк.
Казанда да көндез алмашынучан болытлы, явым-төшемнән башка. Җил көньяк-көнбатыштан 3–8 м/с. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+13 градус.
Нет комментариев