Бу хакта китапханә хезмәткәрләре сөенечле хәбәр белән уртаклашты.
Апас Үзәк китапханәсе Рәисебез Рөстәм Миннеханов һәм «Алдынгылар хәрәкәте» тарафыннан игълан ителгән проектлар конкурсында җиңү яулады. Проект кысаларында китапханәчеләр ел дәвамында мастер-класслар үткәрделәр: районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар белән милли алкалар, чулпылар, хәситәләр ясадылар, төрле чигү үрнәкләрен барладылар.
Әлеге очрашуларда укучылар белән районыбызның тарихы, гореф-гадәтләре турында да бик кызыклы сөйләшүләр үтте. Балалар үз халкының мирасына тагын да тирәнрәк төшенде, милли бизәкләрнең мәгънәсен ачты. Барлык кулдан ясалган эшләнмәләр Үзәк китапханәнең «Туган телем — Апас мирасы» дип исемләнгән күргәзмәдә урнаштырылды. Күргәзмә бүгенге көндә бик күпләрне үзенә җәлеп итә, аның белән кызыксынучылар саны көннән-көн арта.
Апас Үзәк китапханәсе коллективы проектны тормышка ашыруда катнашкан барлык укучыларга, мәктәп укытучыларына һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерә.
Нет комментариев