Җәмгыять һәм без

Росприроднадзор: Татарстанда һавага чыгарылган матдәләр кимеде

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесенең урынбасары Елена Попова хәбәр итте.

«2024 елда Татарстан буенча стационар чыганаклардан чыгарылган матдәләр 2023 ел белән чагыштырганда 835 тоннага кимеде, ә 2025 елда тагын 1752 тоннага кимеде», — дип сөйләде ул.

Аның мәгълүматлары буенча, еллар буенча барлыкка килгән калдыклар саны якынча бер үк күрсәткечләрдә тора. М-12 автомобиль юлы төзелеше сәбәпле калдыклар барлыкка килү арткан 2022, 2023 һәм өлешчә 2024 еллар гына искәрмә булып тора.

Федераль экологик күзәтү астында әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясаучы якынча 4,5 мең объект тора. Иң күп объектлар Татарстанда эшли — 3229. Иң куркынычлылары — 227 беренче категория объекты, алар 2024 ел ахырына кадәр комплекслы экологик рөхсәтләр алырга һәм аларны алу өчен гаризалар җибәрергә тиеш иде. 197 объект хәзер инде мондый рөхсәтләр алды.

 

Автор: Наталья Рыбакова


Нет комментариев