Җәмгыять һәм без

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге буенча онлайн-олимпиадада 193 меңнән артык укучы катнашты

«Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 22 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр «Яшәү өчен Инфраструктура»милли проекты ярдәмендә узды.

Бөтен ил буенча 1–9 сыйныфларның 7 миллионга якын укучысы юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен тикшерде. Татарстанда олимпиадага 193 226 укучы кушылды, дип хәбәр итте республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе — аварияләрне киметү һәм балаларны яклау. «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында юлларда балалар куркынычсызлыгы өстендә системалы эш алып барыла. Олимпиада җиде ел рәттән уздырыла, ә җиде ел эчендә анда 34 млн кеше катнашкан.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин ассызыклаганча, балалар иминлеге төп өстенлекләрнең берсе. Юл өслеген яңартудан тыш, җәяүлеләр кичү урыннары төзекләндерелә, светофорлар, киртәләр һәм юл билгеләре урнаштырыла, фото- һәм видеофиксация камералары монтажлана.

Олимпиада вакытында укучылар реаль юл вәзгыятьләрен чиштеләр, җәяүле, пассажир, велосипедчы һәм шәхси мобильлек чараларын кулланганда үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр. Иң кыен биремнәр машина йөрү, тимер юлларны кичү һәм маршрут транспортыннан файдалану кагыйдәләренә кагылды — алар өчен максималь баллны укучыларның 10% тан да киме алмады.


Нет комментариев