Бу айга йолдызнамә белән танышыгыз. Кемнәргә бәхет елмаер?
- Кучкар. Ай башында иҗатка һәм романтикага тартылырсыз. Бу сезнең йолдызлы сәгатегез. Үзегез турында кыю белдерегез, иҗади проектлар башлагыз. Ай ахырында игътибарыгызны сәламәтлеккә юнәлтегез.
- Үгезбозау. Ай башы партнерлыкны һәм гомум ресурсларны активлаштыра. Мөнәсәбәтләрне һәм финансларны яңадан карагыз. Ярдәм көтмәгәндә килергә мөмкин. 24 ноябрьдәге тулы ай керемнәрегезне яктыртачак — акчалар килергә мөмкин.
- Игезәкләр. 24 ноябрь сезнең өчен хакыйкать мизгеле булачак. Ярты еллык нәтиҗәләрне күрерсез. Ә ай башын сәламәтлеккә һәм эшкә багышлагыз, гадәтләрне яңадан карарга вакыт. Эштә танылу ихтималы бар.
- Кысла. Иҗат һәм балалар белән мәшгуль булырсыз, бу хәерле эш. Илһам тоячаксыз. Иҗади проектларда уңыш көтелә. 24 ноябрьдә тулы ай илһам бирер.
- Арыслан. 9 ноябрьдә Марс белән Юпитерның сезнең билгедә кушылуы - төп көнегез булачак. Уңыш сезнең якта. Үзегез турында кыю белдерегез. Яңа ай йортны һәм гаиләне активлаштыра — үзгәрешләр булырга мөмкин.
- Кыз. Ай башы актив аралашулар вәгъдә итә. Яңа белемнәр алу өчен дә яхшы вакыт. Туганнардан яңалыклар булырга мөмкин. 25 ноябрьдә Марс сезнең билгедә булачак, актив адымнар вакыты бу.
- Бизмән. Ай башы финанс уңышлары белән сөендерер. Үзегезгә бәягез артыр. Бюджетны яңадан карагыз. Көтелмәгән чыганактан керем булырга мөмкин. 24 ноябрьдә тулы ай карьераны яктыртачак — проектларны төгәлләү мөмкинлеге бар.
- Чаян. 9 ноябрьдә яңа ай сезнең билгедә, теләкләр теләгез. Көчле энергия заряды сезгә барысын да яңа биттән башларга ярдәм итәчәк. 15 ноябрьдән мөнәсәбәтләрдә ачыклык булачак. Ай ахыры офыкларның киңәюенә китерергә мөмкин.
- Укчы. Беразга ялгыз булып торырга теләргә мөмкинсез. Ай башында абруйлы кешеләрнең ярдәме ихтимал. 22 ноябрьдән сезнең бәхетле вакыт башлана, бу яңа планнар вакыты, тәвәккәл булыгыз.
- Кәҗәмөгез. Ай башы социаль элемтәләрне ныгытыр. Аралашу даирәсен яңадан карагыз. Коллектив проектларда уңыш киләчәк. 24 ноябрьдә тулы ай гомум ресурсларны яктыртачак, партнерлыкта үзгәрешләр булырга мөмкин.
- Сукояр. Ай башы карьерада уңышлар вәгъдә итә. Яңа максатлар куегыз. Эшегездә таныла алырсыз. 22 ноябрьдә Укчыдагы Кояш дусларыгызны арттырырга мөмкин. 24 ноябрьдә тулы ай мөнәсәбәтләрне яктыртачак — мөһим сөйләшүләр көтелә.
- Балык. Ай башы яңа белемнәр алудан һәм сәяхәтләрдән башланырга мөмкин. Илһам килер, яңа идеяләр белән янарсыз. Ай ахырында сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
Нет комментариев