Җәмгыять һәм без

Роскачество автомобильне кышка әзерләү буенча киңәшләр бирде

Роскачество белгечләре машина йөртүчеләргә кышкы сезонга әзерләнергә киңәш итә.

Белгечләр автомобиль багажнигында туңмый торган сыеклык, аккумуляторны эшләтеп җибәрү җайланмасы, буксир тросы һәм көрәк булырга тиешлеген искәртә. Шулай ук машинада аптечка, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе, ут кайтаручы жилет һәм запас тәгәрмәч булуы мөһим.

Юлга чыгар алдыннан «ЭРА-ГЛОНАСС» системасының төзеклеген тикшерергә һәм автомобильгә техник диагностика үткәрергә кирәк. Белгечләр фикеренчә, мондый әзерлек кышкы юлда көтелмәгән хәлләрне булдырмаска ярдәм итә.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев