Җәмгыять һәм без

Татарстанда бензин бәяләре артты

19-26 октябрьдә Татарстанда АИ-92 бензинының бер литры 31 тиенгә, АИ-95 33 тиенгә кыйммәтләнде. Бу хакта Росстат мәгълүматларына нигезләнеп “Татар-информ” яза.

Хәзер АИ-92 бензинының уртача бәясе - 69,35 сум, АИ-95 - 74,60 сум. Дизель ягулыгы да 17 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 80,51 сумга җиткән.
Шул ук вакытта Россиядә һәм Идел буе федераль округында бензин бәяләре кимегән.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев