Морзалар мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды
Җәмгыять һәм без

Морзалар мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды

Район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары дәвам итә. Чираттагы очрашуларның берсе Морзалар мәктәбендә узды.

Җыелышта мәктәп директоры Гөлнара Сафина беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, укучыларның белем үзләштерү күрсәткечләре турында сөйләде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эше буенча өлкән инспекторы Рания Сибгатуллина балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау темасына чыгыш ясады. Ул әлеге юнәлештә профилактик эшнең мөһимлеген ассызыклады һәм ата-аналарны балаларның тәртибенә, аларның буш вакытларын ничек үткәрүләренә игътибарлы булырга чакырды.

Шулай ук җыелышта профилактик прививкалар ясатуның мөһимлеге турында сөйләштеләр, ата-аналарга тиешле киңәшләр бирелде.

 


Нет комментариев