Җәмгыять һәм без

Казанда 30 октябрьдә Спорт сараеның кече аренасында хоккей буенча гала-матч узачак

Гала-матч 19:00 дә башлана.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте» һәм «Цифрлы махсус» командалары арасында хоккей буенча гала-матч 30 октябрьдә Kazan Digital Week форумы кысаларында Спорт сараеның кече аренасында узачак, дип хәбәр ителә форумның МАКСТАГЫ рәсми каналында. 

Уен алдыннан җанатарлар фотога төшә һәм «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимовның автографын ала алачак. Автограф-сессия 18:30 да башлана. Кичә программасында шулай ук яктылык тамашасы, фигуралы шуучылар чыгышы һәм тамашачылар арасында призлар уйнату бар. Җиңүчеләргә смартфон, чыбыксыз колакчыннар, акыллы сәгатьләр, акыллы колонкалар һәм «Ак Барс»хоккей клубы атрибутикасы биреләчәк.

Чыганак: "Татар-информ".


Нет комментариев