Мәктәп укучылары арасында узган иҗади бәйгегә 101 эш тәкъдим ителгән.
(30 октябрь, “Апастово-информ”).
“Терроризмага-юк” бәйгесе төрле номинацияләр буенча узды. Укучылар рәсем, инша, видеороликлар аша үз фикерләрен җиткерергә тырышты. 1-4 сыйныф укучылары рәсемнәр ясады, 5-7 сыйныф укучылары инша яздылар, ә 8-11 сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары исә видероликлар төшереп, бәйгегә юлладылар.
Иң эчтәлекле һәм уңышлы иҗади эшләр жюри тарафыннан бәя алды һәм аерым билгеләп үтелде. Җиңүчеләр бүләкләү чарасында катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның террорчылыкка каршы көрәш буенча комиссия секретаре Салават Закиров һәм жюри әгъзасы, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина җиңүчеләрне тәбрик итеп, Рәхмәт хатлары һәм махсус бүләкләр тапшырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова билгеләп үткәнчә, террорчылыкка каршы иҗади эшләр бәйгесе ел саен үтә һәм катнашучылар саны да арта бара.
“Сезне бәйгедә җиңүегез белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә ирешелгән уңышлар белән чикләнмичә, тукталып калмыйча, алга барыгыз, тагын да зуррак үрләр яулагыз! Уңышлар сезгә, - дип тәбрик итте Гөлүсә Галләмова.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты – террорчылыкка каршы иҗат аша көрәшү, яшь буынга экстремизмның асылын аңлату, аларда ватанпәрвәрлек һәм үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина жюри әгъзасы буларак, бәйгегә юлланган иншаларга өчен җаваплы. Ул һәр иҗади эшне игътибар белән укып, бәя бирә.
- Иминлекне саклау – һәрбербезнең бурычы. Үсеп килүче яшь буын, балалар да моны яхшы аңлый. Бәйгегә дә елдан-ел кызыклы эшләр тәкъдим ителә. Иншаларга бәя биргәндә, укучының эмоциональ кичерешләренә, иҗади якын килүенә, фикерли белүенә игътибар итәм. Чөнки тирән фикерли белү сәләтенә ия, күңеле матурлык белән тулган бала беркайчан да начар гамәлләр кылмый, бары тик якты уйлар белән генә яши, - дип белдерде Гөлнур Насыйбуллина.
Нет комментариев