Апасның “Мирас” пансионаты бинасында «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары өчен зона семинары узды. Биредә Идел аръягы вәкилләре катнашты.
(30 октябрь, “Апастово-информ”).
Семинарны район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Җиһаншин сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул бердәм эшнең мөһимлеген ассызыклады һәм төбәктә партиянең алга таба уңышлы үсешенә ышанычын белдерде. Районның эшчәнлеге, соңгы елларда ирешкән уңышлары хакында сөйләде.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин партия эшчәнлегенең казанышлары һәм нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге эшчәнлеген югары бәяләде.
“Беренчел бүлекләрнең төбәк Советы 2024 елның ноябрендә төзелде. Аның составына төбәктәге партиянең һәр җирле бүлегеннән беренчел бүлекләрнең 45 сәркатибе керә. Сәркатипләр партиянең нигезе. Алар бер-берсе белән аралашсын, тәҗрибә, уй-фикерләрен уртаклашсын дигән максат белән семинарлар уза. Бүген бөтен Идел аръягы вәкилләре Апаска җыелды. Биредә уздыру очраклы түгел. Чөнки инде күп еллар Апаслылар югары эшчәнлек алып бара, җирле бүлекчә республикада иң яхшыларның берсе”, - диде Марат Сәмигуллин.
“Бердәм Россия” партиясенең Тутай беренчел оешмасы сәркатибе Наилә Насретдинова тарихи хәтерне саклау һәм халыкларның милләтара дуслыгы хакында чыгыш ясады. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин яңа ачылган “Мирас” пансионаты, биредәге шартлар белән дә танышты һәм яшь буын өчен шатлануын белдерде. Утырышта “Бердәм Россия“ партиясе сафларына кергән бер төркем райондашларга тантаналы шартларда партиянең таныклыклары тапшырылды.
Нет комментариев