Районда «Көзге каникуллар» профилактик акциясе башланды
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда «Көзге каникуллар» профилактик акциясе башланды

Чара 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр балалар арасында юл транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан үтә

(30 октябрь, “Апастово-информ”).

Районның барлык мәктәпләрендә, спорт объектларында, мәдәни үзәкләрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылачак. Шулай ук балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту һәм юлларда куркынычсызлыкны арттыру максатыннан профилактик рейдлар үткәреләчәк. Мәктәпләрдә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр узачак, балаларны автомобильдә йөртү тәртибен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау чаралары күреләчәк.

- 2026 елның 9 аенда республика юлларында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е яраланган. Пассажир-балалар катнашында 109 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган һәм 125е яраланган. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очрагы 11 юл-транспорт һәлакәтендә теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 13е яраланган. Җәяүле балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 138 бала яраланган. Велосипедта йөрүче балалар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 57 балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучы җәрәхәтләнгән. Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21е яраланган. Балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан 116 юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 бала һәлак булган һәм 115е җәрәхәтләнгән, - дип белдерде район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне мәктәпләр, җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булырга чакыра. Әти-әниләргә дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшерергә, өйдән мәктәпкә һәм кире кайту өчен иң куркынычсыз маршрутларны бергәләп өйрәнергә киңәш ителә. Шулай ук киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу да бик мөһим.

- Хәзер көннәр кыскара. Кичке караңгылык күзне алдарга мөмкин. Өстәвенә, кар-яңгыр явып үтүе, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, өс киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруны сорыйбыз. Куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене шоферлар фара яктысы астында 25-30 метрдан күрсә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130-140 метр арадан күрә ала. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Көзге каникуллар чорында балаларга аеруча игътибарны арттыру мөһим, – ди ДАИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев