Татарстанда иң зур автомобиль салымы 296 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу сумманы республикада яшәүче бер кеше Bentley Continental автомобиле өчен түләячәк. Бу хакта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәренә нигезләнеп “Татар-информ” яза. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 2025 елда республикада 658 кыйммәтле автомобиль исәпкә алынган. Алар өчен барлыгы 86 млн сум салым исәпләнгән. Чагыштыру өчен, 2024 елда мондый машиналар саны 389 булган.
Нет комментариев