Җәмгыять һәм без

Казан телевидениесе дикторы Абдулла Дубин вафат булды

Татарстан телевидениесенең беренче дикторларыннан берсе Абдулла Дубин 25 октябрьдә 86 яшендә вафат булды. Бу хакта Kazan Nostalgique Телеграм-каналы хәбәр итә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Дубин 1960-1980 елларда Казан телевидениесендә диктор булып эшләгән. Ул шулай ук туган якны өйрәнүче буларак танылуга ирешә. Борынгы открыткалар җыючылардан беренчеләрдән булып, ул Казан күренешләре белән сигез фотоальбом һәм бик күп буклетлар бастырып чыгара. Абдулла Ибраһим улы Дубин 1941 елның 26 мартында Әстерханда туган.

Мәктәптә укыганда, драма түгәрәгенә йөри һәм Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында, аннары ГИТИСта укый. Соңгысын тәмамлагач, 1961 елда Казанга күченә. 1961 елдан 1984 елга кадәр ТАССР дәүләт телерадиокомпаниясендә югары категорияле диктор булып эшли. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Яшьтән үк туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан һәм Әстерханга багышланган тарихи открыткалар туплый. Ул чыгарган буклетлар аның өчен туган ике шәһәргә генә түгел, Кама һәм Идел буендагы башка урыннарга да багышланган.

Татар-информ.


Нет комментариев