Апаста математика фәненнән республика олимпиадасы узды
Район тормышы

Апаста математика фәненнән республика олимпиадасы узды

Апас урта мәктәбе базасында математика буенча “Матрица решений” республика олимпиадасы үтте.

Анда Идел алды районнарының 5-6 класс укучылары катнашты. Олимпиада Казан Федераль университетының Психология һәм мәгариф иституты, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Апас урта мәктәбе белән берлектә оештырылды.

Олимпиаданың ачылу өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Психология һәм мәгариф институтының кафедра мөдире, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Рәмис Насыйбуллов, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, олимпиада кураторы Илнар Яруллин катнашты.

 

-Әлеге олимпиада район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы белән уза. Мондый фән бәйгесен безнең Апас районы республикада беренчеләрдән булып оештыра. Икенче елга фәннәр санын арттырырга уйлыйбыз. Оештыручыларга рәхмәт, балаларга уңышлар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

 

-Безнең максат – күбрәк математика, физика, химия фәннәренә игътибарны юнәлтү, бу фәннәрне өстенрәк күрсәтеп, балаларның кызыксынуларын арттыру. Олимпиада нәтиҗәләре югары булганда, югары уку йортларына керү өчен ташламалар каралган. Шуны күз алдында тотып, югары сыйныфларда олимпиадаларда катнашырга омтылалар. Безнең максат – 5, 6 класстан алып, балаларның шушы юнәлешне сайлауларына этәргеч бирү. Апас мәктәбендә узган бүгенге чара – шушы якта урнашкан мәктәпләрне, районнарны, балаларны әлеге юнәлешкә тарту, - ди Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, якташыбыз Илнар Яруллин.

 

Укучылар Апас мәктәбе, аның музее, “Мирас" ир балалар пансионаты белән таныштылар, спорт чараларында да үзләрен сынап карадылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Сертификатлар бирелде.

 


Нет комментариев