Казанда Карбышев урамында машинага пневматик коралдан аткан вандаллар турында социаль челтәрләрдә яздылар.
Алар сүзләренчә, хулиганнар шулай ук башка автомобильнең капотын изгән, ә өченчесенең тәгәрмәчләрен беркетүче болтларын бөкләгәннәр. Машина хуҗалары полициягә гариза биргәннәр инде.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гаризалар биргәннән соң тикшерү башланган. Хәзерге вакытта вандалларның шәхесләре ачыклана.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», - диделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/policiya-xezmatkarlare-kazanda-masinalarga-atkan-vandallarny-ezli-5931403
Нет комментариев