Ильяс хәзрәт яңа вазифага билгеләнде
Дин

Ильяс хәзрәт яңа вазифага билгеләнде

Район мөхтәсибәтендә җаваплы вазифага яңа билгеләнү булды.

Аксакаллар шурасы җитәкчесе итеп Дәүләки авылы имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Габбазов билгеләнде. Июль аеннан октябрьгә кадәр әлеге вазифаны вакытлыча Йомралы авылы имамы Госман хәзрәт Тимергалиев башкарды. Госман хәзрәт тәкъдиме белән имамнар җыелышында Ильяс хәзрәтнең кандидатурасы хупланды.

“Госман хәзрәткә башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләрен кабул итсен! Ә Ильяс хәзрәтне яңа вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз! Алга таба да бердәм булып, Аллаһы ризалыгы өчен хезмәт итәргә насыйп булсын!”, - дип тели район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.


Нет комментариев