Мөзәйнә әби Әхмәтшина: “Тормышымнан канәгать, бик бәхетле мин”
Җәмгыять һәм без

Мөзәйнә әби Әхмәтшина: “Тормышымнан канәгать, бик бәхетле мин”

Апаста яшәүче Мөзәйнә әби Әхмәтшина 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

(3 ноябрь, “Апастово-информ”).

90нчы гомер көзен күтәренке күңел, сөенеп каршылады Мөзәйнә әби. Акъәбине котларга кызлары, сеңелләре килде. Газиз балалары, якыннары җылы сүзләре, изге теләкләре белән шатландырды. Мөзәйнә әбигә район җитәкчелеге тарафыннан да олы хөрмәт күрсәтелде. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгының котлау хатын тапшырып, изге теләкләрен юллады, чәчәк бәйләме бүләк итте.

 

Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Мөзәйнә әбинең район үсешенә лаеклы өлеш кертүен, намуслы хезмәте белән үрнәк булуын билгеләп узды. Гомер бәйрәме – юбилее белән тәбрик итеп, ихлас котлау сүзләрен ирештерде.

 

Мөзәйнә әби Әхмәтшина озак еллар “ПМК-972” оешмасында хисапчы булып хезмәт иткән. Эшен зур төгәллек һәм җаваплылык белән башкарган, хөрмәт казанган. Тормышта да үрнәк хатын-кыз, кызлары өчен назлы әни, туганнары өчен дә кадерле кеше булган ул. Олыгайган көннәрендә дә һәркемнең кадер-хөрмәт тоеп, кызы Венера тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә ул. Тик торырыга яратмый, йорт тирәсендә күз-колак булып тора, булышырга да әзер ул.


Нет комментариев