Кешеләрең синең, Апасым!

“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”

Багыш авылында яшәүче Фәридә Ярмиева 27 ел дәвамында яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән, озак еллар авыл Советы депутаты, иптәшләр суды әгъзасы, хатын-кызлар Советы җитәкчесе, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, остабикә булып торган, мәчеттә дин сабаклары укыткан. Бүген дә һәркемгә киңәшче, дөрес һәм туры юл күрсәтүче ул.

Фәридә апа тумышы белән Борнаш авылыннан. Тырыш, эшчән белемле гаиләдә туып-үскән кыз, районның бер почмагыннан икенче читенә эшкә килә һәм гомерлеккә биредә төпләнеп кала. Күз күрмәгән авылга бару да, 12 сәгатькә сузылган юл газаплары да, җәяүләп узылган чакрымнар да куркытмый. Аның укытучы буласы, балалар белән эшлисе килә! Максатына һәм теләгенә ирешә Фәридә апа. 80 яшьлек юбилее уңаеннан да өй тутырып укучылары килде.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин котлауларын ирештерде. Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да олы хөрмәт күрсәтте үзенә. Фәридә апага “Мактаулы остазы” күкрәк билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

-Сезнең кебек кешеләр районыбызның йөзе. Рәхмәт хезмәтегез өчен, бүген дә яшь буынга үрнәк һәм киңәшче булып торганыгыз өчен, - диде район башлыгы.

фото фарида апа
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

«Фәридә апа: гомеремне балаларга багышладым» 

Фәридә апа бу көнне дулкынлануын яшермәде. Ерак яшьлегенә дә сәяхәт итте, хезмәт елларына да әйләнеп кайтты, бүгенгесен дә бик горурланып сөйләде.

-1966 елда язмыш мине Чирмешән авылына алып килде. 27 ел бер мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендердем, Ана теленә мәхәббәт тәрбияләдем. Эшемне яратып башкардым. Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый. Укучыларымны бик нык якын күрдем. Алар да мине яратты. Коллектив белән дус булдык. Яңалыкларны мөмкин кадәр алырга тырыштым, өйрәндем. Башка район мәктәпләренә барып та тәҗрибә уртаклаштым. Оештыручы буларак та уңышларым булды. Чирмешән мәктәбе фестиваль-слетларда һәрчак җиңү яулады, - ди Фәридә апа.

Үткән тормышына риза булып, язмышына рәхмәт укып гомер итә Фәридә апа.

-Лаеклы ялга чыкканыма - 25 ел. Мин һаман да укучыларымның, әти-әниләрнең хөрмәтен, җылы карашын тоям. Гаиләмә, балаларыма, авыл халкына мин рәхмәтлемен. Алар минем эшемне аңладылар, авырлыкларны җиңәргә булыштылар. Коллективыма рәхмәт. Алар белән бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә, - ди ул.

Фәридә апа зур тормыш тәҗрибәсенә ия. Аңарда сабырлык та, үҗәтлек тә, тырышлык та, чаялык та, әрсезлек тә җитәрлек. Бер генә минут та тик торырга яратмый.

-Мин беркайчан үзем өчен яшәмәдем. Мөмкин кадәр кешеләргә файда китерим дип тырыштым. Беренче урында миңа кеше иде. Үкенмим дә. Хәзер мин шуның җимешләрен җыям, җавабын алам, - ди үзе.

фото фарида апа
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

Лаеклы ялга чыккач, мәчеткә килә Фәридә апа. Биредә балаларга дин сабаклары укыту эшен башлап җибәрә. Бүген дә аларның намаз укуларын, аятьләр белүләрен, шәригать кушканча яшәүләрен күреп шатлана. Үзе дә белем арттыруын дәвам итә. Гарәп телен өйрәнә. Гарәпчә коръән укый алуына, кешеләргә файда китерүенә сөенә.

-Олыгайган көндә төп шөгылебез – намаз, коръән уку. Бу – күңелгә шифа бирә, начар уйлардан, авырулардан коткара. Яшьләргә дә кешеләрне яратырга киңәш итәм. Балаларны яратмаган укытучы һөнәрендә уңышларга ирешә алмый. Кеше хакын хаклап, зурны олылап, кечеләрне кайгыртып, дин юлында булып яшәүгә ни җитә, - дип тормыш серләре белән дә бүлеште Фәридә апа.

Бу көннәргә җиңел генә килмәгән мөгаллимә. Аларны авырлыклар, сынаулар дип түгел, якты хатирәләр итеп сөйли.

-Хезмәтемне башлаган елларда мәктәп салкын. Утын ягып кына җылытыла. Парта кырыйларында кышын кар, боз була иде. Мәктәп 4 бинага бүленгән. Класслар кысан. Укучылар күп. Чирмешән мәктәбендә 620 бала укыган чаклар бар иде. Мин лаеклы ялга чыкканда да 300 бала укый иде әле, - ди ул. 

фото фарида апа
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

«Гаилә — иң зур байлык» 

Фәридә апа тормыш иптәше Фәрит абый белән 59 ел парлы гомер кичерә. Улы Марат, килене Наилә, онык, оныкчыкларының олы тәрбиясендә яши алар.

-Аллаһы Тәгалә миңа шундый хатын бирде. Аллага шөкер, бергә, бик матур яшибез. Фәридә минем укытучым да, ярдәмчем дә, киңәшчем дә булды. Нәрсә эшләсәк тә бергә булдык. Бар күңелен биреп эшләде. Укытучы уңышка ирешсен өчен өйдә яхшы тыл да кирәк. Укытучының тормыш иптәше булу да җаваплы. Бик әйбәт нәселдән, әтисе Шәйхетдин, әнисе Фатыйма да бик яхшы кешеләр булдылар, гел акыллы киңәшләр биреп тордылар. Шундый әти-әнидән начар хатын тумый, билгеле, - ди тормыш иптәше Фәрит абый да рәхмәтләрен белдереп.

Фәридә апа тәмле ашлар пешерергә ярата, тирә-юньнәре чәчәккә күмелгән, чисталык-пөхтәлек, бар җирдә тәртип хөкем сөрә.

-Мин бу йортка 32 ел элек килен булып төштем. Бик тәртипле, күркәм гаилә. Үз кызлары кебек кабул иттеләр. Пешерсәк тә, ни эшләсәк тә без бергә. Аллага шөкер, аңлашып яшибез, әтигә, әнигә исәнлек-саулык телибез, - ди киленнәре Наилә.

 


Нет комментариев