Апаста 14 яше тулган ике яшүсмер өчен истәлекле вакыйга булды. Аларга Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.
(5 ноябрь, “Апастово-информ”).
Тантаналы чара “Яшьлек” яшьләр үзәгендә узды һәм Конституция көненә багышланды. Ул район мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы матур җыр белән башланып китте. Паспорт тапшыру тантанасы “Алдынгылар” хәрәкәте тарафыннан оештырыла. Чараны алып баручы, хәрәкәтнең муниципаль кураторы Гөлназ Хантимирова яшүсмерләрне әлеге мөһим вакыйга белән котлады. Ул паспорт алуның гади формальлек кенә түгел, ә җәмгыять һәм үз алдыңда зур җаваплылык икәнен ассызыклады. Табар Черкене мәктәбе укучылары Тимур Орешкин һәм Регина Гафурова өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Аларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов тәбрикләде.
“Беренче паспортыгызны алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм! Бу - тормышыгыздагы истәлекле мизгелләрнең берсе. Әлеге документ дәүләтнең сезгә, патриотлыгыгызга, тырышлыгыгызга, ил үсешенә кертәчәк өлешегезгә ышанычын да белдерә. Алдыгызга куйган барлык максатларыгызга ирешүегезне, чын ил гражданнары булып үсүегезне телим, - диде ул.
“Яшьлек” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Макарова да яшүсмерләргә җылы теләкләрен җиткерде. Ул аларны үзәктә оештырылган чараларда актив катнашырга чакырды һәм һәрвакыт көтеп калуларын белдерде. Тимур Орешкин да күңелендәге хисләре белән уртаклашты.
“Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн. Беренче паспортыбызны алуыбыз белән горурланабыз. Бу мөһим вакыйганы безнең өчен шундый истәлекле иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!”, - диде ул.
Нет комментариев