Спорт

41 яшьлек Роналду Португалия җыелма командасыннан китүен игълан итте

Сауд Гарәбстанының «Әл-Наср» клубы һөҗүмчесе Криштиану Роналду Португалия җыелма командасы өчен чыгышларын тәмамлавын игълан итте.

Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр бастырып, болай дип билгеләп үтте:

«Португалия минем күңелемдә мәңгегә калачак».

41 яшьлек Роналду милли команда өчен 2003 елның 20 августында Казахстан белән иптәшләрчә матчта (1:0) дебют ясады, икенче таймда алмашка чыкты. Португалия җыелма командасы өчен ул 234 матч үткәрде, аларда 146 гол кертте һәм 45 нәтиҗәле тапшыру ясады. Милли команда составында Роналду Европа чемпионы (2016), шулай ук ике тапкыр УЕФА Милләтләр лигасы җиңүчесе булды — 2018/2019 һәм 2024/2025 сезоннарында.


Нет комментариев