Апас үзәк балалар китапханәсендә бәйгегә йомгак ясалды
Мәгариф

Апас үзәк балалар китапханәсендә бәйгегә йомгак ясалды

Үзәк балалар китапханәсендә «Россия кояшы астында халыклар бердәм» район балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Әлеге бәйге Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, оештырылды. Район балалар иҗаты конкурсында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә дә ясалды. Бәйгедә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнашты. Барлыгы 70кә якын бала үзенең иҗат эшен тәкъдим итте.

“Әлеге бәйге балаларда туган җиргә мәхәббәт, төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Укучылар теләп катнашты. Алар рәсем сәнгате белән дуслыкларын исбатлады. Җиңүчеләр бүләкләнде”, - диде үзәк балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Муллахмәтова.


Нет комментариев