Районыбыз укучылары көзге каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрә.
Борнаш урта мәктәбенең ял лагерена йөрүче укучылар да көннәрен бушка уздырмый. Биредә алар арасында шахмат турниры оештырылган.
Яшь шахматчылар җиңүгә омтылып, бар осталыгын куеп көч сынашкан, үзләренең зирәклекләрен һәм логик фикерләү сәләтләрен күрсәткән. Шахмат - күңелле уен гына түгел, ә сабырлыкка, игътибарлылыкка һәм фикерләүгә өйрәтүче шөгыль дә!
Нет комментариев