Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Югары Ындырчы авылы халкы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды

12нче февраль көнне махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар йөк китәчәк. Бу уңайдан ындырчылылар да үзләреннән өлеш кертте.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Авыл волонтерлары җыелган ярдәмнәрне район үзәгенә китерделәр. Халыктан шактый гына күләмдә акча җыелган. Әлеге суммага егетләргә көндәлек кирәк-яраклар - йокы капчыгы, баш киеме, җылы оекбашлар, носкилар, юрганнар, эчке киемнәр, бияләйләр, сөлгеләр, итекләр сатып алынган. Шулай ук ике бензопила да алынган. Авылдашлары Дамир Шәйхмәтовка шәхси посылка да әзерләнгән. 


“Игелекле эшне хуплап алучы авылдашларыма чиксез рәхмәт. Егетләребез туган якларга исән-сау килеш тиз арада әйләнеп кайтсыннар иде, - ди Эльвира Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев