Җәмгыять һәм без

Лотфулла Шәфигуллинга депутат таныклыгы тапшырылды

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Лотфулла Шәфигуллинга депутат таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырды. Бу хакта “Татар-информ” яза.

3нче апрельдә Үзәк сайлау комиссиясе аны җиденче чакырылыш депутаты итеп теркәде. Мандат Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатканнан соң бушаган иде.


Шәфигуллин элек тә өч чакырылышта депутат булып эшләде. Яңа составта ул Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында эшләргә ниятли.
Чыганак “Татар-информ”


Нет комментариев