Җәмгыять һәм без

Милли проектлар буенча Татарстанның мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелде

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстанның мәгариф системасына милли проектлар кысаларында 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелде.

Республика бюджетыннан финанслау 2,5 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

«Республика технологик лидерлык милли проектларын, яңа "Яшьләр һәм балалар", "Гаилә", "Кадрлар" милли проектларын тормышка ашыруда катнаша, аларның чаралары Россия дәүләт программаларына – "Мәгарифне үстерү", "РФның фәнни-технологик үсеше"на кертелгән», – диде ул.

Хәйруллин сүзләренчә, үткән елда 2,4 мең урынга ике мәктәп, 1,6 мең урынга мәгариф учреждениеләренә өч өстәмә корылма һәм 980 урынга биш балалар бакчасы төзелде.

Ул республика программалары буенча 31 объектта – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ремонт ясалганын өстәде. Моннан тыш, 74 мәктәпнең азык блогы, 83 мәктәпнең функциональ зоналары, һөнәри белем бирү оешмаларының җиде уку бинасы һәм өч тулай торагы ремонтланды.

«Федераль программаларны тормышка ашыру кысаларында 14 объектта ремонт эшләре башкарылды», – дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры урынбасары.


Нет комментариев