“Россия төбәкләре өстендә узган төндә Украинаның самолет тибындагы 347 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.
Министрлык мәгълүматларына караганда, һава һөҗүменнән саклану көчләре Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Новгород, Орел, Пенза, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь һәм Тула өлкәләрендә, шулай ук Мәскәү төбәгендә, Краснодар краенда, Адыгея һәм Калмыкия республикаларында, Кырым территориясендә пилотсыз очу аппаратларын юк иткән.
Моннан тыш, дроннар Азов, Каспий һәм Кара диңгез акваторияләрендә дә бәреп төшерелгән.
РФ Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлыгы 347 пилотсыз очу аппараты юк ителгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев