Түбән Барыш күленең яңаруы - тарихи эшләрнең берсе
Район тормышы

Түбән Барыш күленең яңаруы - тарихи эшләрнең берсе

Түбән Барыш авылында яңартылган күл ачылды. Аны чистарту эшләре тәмамланганнан соң, ачу тантанасы күп кенә авылдашларны җыйды.

Бу көнне шулай ук Түбән Барыш авылында күлне яңарту эшен башлап йөргән Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Гыйният улы Хәкимовны да искә алдылар. Тарихи чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.

-Түбән Барыш авылы миңа бик якын. Рәхмәт бу күлне яңартуны оештырган, битараф булмаган өчен. Равил абыйны зур хөрмәт белән искә алабыз, кылган догаларыбыз барып ирешсен. Ул – безгә Җиңү алып килгән кеше. Күл буенча да, өлкән яшенә карамастан, тынгысыз күңел белән башлап йөрде. Төзекләндерүнең һәр этабында халык белән сөйләшеп эшләдек. Ярдәм иткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Авыл уртасында бик матур күл барлыкка килде. Булган матур урынны, авылның байлыгы итеп, һәр кеше өлешен кертеп, бергәләп саклыйк, - диде район башлыгы. 

Күл яңарту — халык бердәмлеге бәйрәме

Күлне чистарту, яңарту эшенең үзәгендә кайнаган Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та ярдәм итүчеләргә, башлап йөрүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

-Күлгә бик күп хезмәт, бик күп тырышлык салынды. Тиздән республика программасы белән кибет ачылачак. Җирлектә бик күп эшләр башкарыла. Эшләрне оештырган, ярдәм иткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга, Республика Хөкүмәтенә җирлек халкы исеменнән зур рәхмәт. Күлне яңарту эшләрен башкарган, алып барган Марсель Бәхтияр улы Җәләлиевка, аның командасына, әлеге хезмәттә өлеше кергән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә аңлашып, бердәм, дус, тату булып күп эшләр башкарырга язсын, - диде ул.

фото  кул
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

Табигатьне саклау, табигый байлыкларга сакчыл караш Түбән Барыш авылы халкына хас сыйфат. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан авыл халкы туган җиренә мәхәббәтен, Җир-Анага җаваплы мөнәсәбәтен дә шундый зур эшләр аша исбатлый. 

-Бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Күл ясау эшен җиңеп чыктык. Тиз генә эшләнелмәде. Равил Гыйният улы күп җирләрдә булды, хатлар язылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин: “Була!” – диде һәм сүзендә торды. Равил абыйның яшь дәвамчысы – Марсель Җәләлиев. Һәр булышкан кешегә рәхмәт. Тракторчы егетләрне Гүзәл Дәүләтшина тәмле, кайнар ашлары белән сыйлады. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе – күз алдында, - диде Сирин Әхмәтҗанов. 

Күлне ачу тантанасына баннер да ясатканнар. Анда “Кеше китә, җирдә кала онытылмаслык изге эшләре” дигән язулар бар һәм Равил Гыйният улы Хәкимовның соңгы тапкыр күл буена килгәч, узган елның 30 сентябрендә төшкән фотосы урын алган. 98 яшендә авыл, күл дип янып йөргән олы йөрәкле авылдашлары гүя аларның бүгенге шатлыгы белән бүлешә һәм барышлылар белән бергә шатлана. Бу көнне табигать тә бәрәкәтле тормышлар вәгъдә итеп мул яңгырларын яудырды. Барышлыларның бәхетләре дә тулып ташысын дигәндәй, күлнең суын тагын да арттырды. Күлнең ачылышына Равил Хәкимовның балалары да кайткан иде. Рамил һәм Алсу Хәкимовлар әтиләре белән горурлануларын белдерделәр. 

-Безнең гаилә өчен бу көн аеруча кадерле, йөрәккә якын. Бу урын әтиебез өчен бик газиз иде. Ул туган ягын ихлас күңелдән яратты, аны хәтерендә саклады, гомер буе шушы җирне тагын да матуррак итәргә хыялланды. Әти – бик зур тормыш юлы узды. Ул һәрчак кешеләр өчен, мин тагын нинди файдалы эш эшли алам дигән уйлар белән яшәде. Чын теләк, тырышлык булса, эшнең нәтиҗәсе күренәсенә ышанды. Бу күл дә шуның бер җимеше. Хәтерне саклаганыгыз, әтиебез кебек кешеләрнең хезмәтен кадерләгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Бу урын кешеләрне җыйсын, очраштырсын, шатлык китерсен, балалар уйнасын, шат авазлар яңгырасын, озак еллар халыкка хезмәт итсен, - диде алар. 

Авыл күленең икенче тормышы

Күл элек-электән авыл халкына хезмәт иткән. Соңрак ул саеккан, ләм утырган, тирә-юнендә агачлар үскән. Мул, тирән сулы күлне мондый хәлдә күреп, йөрәге әрнегән, күңелле балачагын, яшьлеген искә төшергән авылдашлар яңарту уе белән янган. Хәзер күл казылган, тирәнәйгән, ике яклап тирә-юне пөхтәләнгән һәм балыклар җибәрелгән. Эшләр ике өлештә узган. Республика программалары нигезендә акчалар бирелгән. 

-Күлне чистарту – кеше гомеренә бер генә эләгә. Без бүген шуның шаһитлары. Шушы күлдә коенып үстек. Бу изге эшне җиңеп чыга алдык. 3 экскаватор казып, 8 “КамАЗ” ташыпторды. Эш ике сменада оештырылды. Ике сменаны да ашаттык. Күл элеккеге халәтенә кайтты. Авыл безнең тау астында урнашкан. Бик күп чишмәләребез бар. Күлнең дә ике ягыннан дүртәр чишмә коендыра. Элеккеге дәрәҗәдә саклап, саектырмыйча, чүпләр үстермичә яшәсәк иде, - ди җирле депутат Ленар Зыятдинов. 

Бу изге эштә Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Равил Гыйният улы Хәкимовның өлеше аеруча зур. Аның туган авылына, туган як табигатенә булган мәхәббәте, күлне саклап калу һәм аны яңарту теләге бүгенге күркәм эшләрнең нигезенә әверелгән. Түбән Барыш авылы күленең яңаруы да, зур тарихи эшләрнең берсе. Әгәр исән булса, бу җәйдә Равил агага 99 яшь тулыр иде. Кызганыч, ул күлнең ачылышын күрә алмады. Шулай да, авылдашлары күңелендә якты хатирәләре, күркәм эшләре калды һәм мәңге сакланыр.

фото кул1
Автор фото: Ләйлә Шиһабиева

Хәкимов Равил Гыйният улы 1927 елның 15 июлендә Түбән Барыш авылында дөньяга килә. 17 яшендә фронтка китә, Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Эчке эшләр халык комиссариаты эчке гаскәрләрендә хезмәт итә, сугыш нәтиҗәләрен бетерүдә һәм Балтыйк буенда яшерен эшчәнлеккә каршы көрәштә катнаша. Сугыш беткәч, Совет Армиясе сафларында кала һәм Ватанга хезмәт итүгә 30 елдан артык гомерен багышлый.

Отставкага чыккач, Равил Гыйният улы актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә, Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтенең актив катнашучысы була. Үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Туган мәктәбендә күп очрашуларда катнаша. Бала вакытыннан алып, соңгы көненә кадәр үзе өчен түгел, туган Илгә, туган җиргә, туган авылына хезмәт итүен кичә барышында да кат-кат ассызыкладылар. Түбән Барыш халкы да авылда барган үзгәрешләргә шат. 

-Шушы авылда туып-үстем. Авылымда шундый олуг шәхесләр булуына шатланам, горурланам. Күлебезне чистартырга өлеш керткән һәркемгә Ходай сәламәтлеген бирсен, - диде Вәсилә апа Идиятова. 


Нет комментариев