Җәмгыять һәм без

Экспертлар декабрьне кышын ял итү өчен иң отышлы ай дип атады

2026 елның декабре хезмәт хакын саклап калу күзлегеннән киләсе кышын ял итү өчен иң отышлы ай булачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгына «Авито Работы» экспертлары хәбәр итте.

«2027 елның гыйнварында һәм февралендә эш көне бәясе 2026 елның декабрендәгедән кимрәк, һәм бу айларда ялга китү финанс яктан азрак отышлы. Әгәр хезмәт хакы минималь югалтулар белән ял итәсегез килсә, бу кышын ялны 2026 елның декабренә планлаштыру яхшырак», – диелә хәбәрдә.

Экспертлар мәгълүматлары буенча, айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көненең бәясе шулкадәр югарырак һәм отпуск түләүләрен куллану шулкадәр отышлырак. 2026 елның декабрендә 22 эш көне булачак, 2027 елның гыйнварында – 15, февралендә – 19.


Нет комментариев