«Туган тел фест» республика конкурс-премиясе 26 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта булачак. Чарага татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрне, педагогларны чакыралар.
Кунакларга сертификатлар һәм бүләкләр әзерләнгән. Моннан тыш, файдалы остаханәләр һәм концерт та булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
2022 елда башланып, быел инде сигезенче тапкыр уза торган «Туган тел фестивале» Татарстанның авыл, район һәм шәһәрләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар белән тәрбиячеләрне берләштерә. Нәтиҗәдә, 4 ел дәвамында фестиваль 1500 дән артык катнашучыны җыйды. Бу елларда төрле мастер-класслар, методик ачык дәресләр, осталык сессияләре һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары үткәрелде. Быел фестиваль яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Беренче тапкыр «Туган тел фестивале» Казанда мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен республикакүләм һөнәри конкурс-премия буларак узачак. Татарстанның бөтен районнарыннан 400дән артык катнашучы киләчәк.
Республиканың иң актив һәм иҗади педагогларын берләштергән фестиваль татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына, мәдәни кодны саклауга юнәлтелгән зур милли хәрәкәткә әйләнде.
«Фестивальдә аерым җылы, искиткеч рәхәт мохит. Тәрбиячеләрнең җанын, тәнен биреп, үз эшләрен шулкадәр яратып, ихлас башкаруы – республикабызның зур байлыгы. «Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас», – диләр. Балалар – туган телебезнең киләчәге. Аларга әлеге мохитне, телебезнең кирәклеген сеңдерү мөһим», – ди ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фестиваль турында.
Проектның төп максаты да – мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар телен өйрәтүдә инновацион, заманча һәм нәтиҗәле алымнар кулланучы педагогларны ачыклау, бәяләү һәм бүләкләү. Шул ук вакытта аның һөнәри осталыкны таныту бәйгесе генә түгеллегенә дә игътибар итәргә кирәк. Фестиваль – татар телен балаларга кызыклы, заманча һәм нәтиҗәле итеп өйрәтүче педагогларга олы хөрмәт билгесе дә.
«Безнең фестиваль креатив, иновацион, сәләтле татар теле белгечләрен, укытучыларын һәм тәрбиячеләрен бергә җыеп, тәҗрибә уртаклашып, яңа проектларны, методикаларны бер-беребезгә күрсәтү һәм, үзебезнең уку йортларына алып кайтып, куллану максатыннан оештырыла. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Проектлар да кабатланмый», – ди «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы һәм мәктәбе челтәренә нигез салучы һәм фәнни җитәкчесе Альбина Насыйрова.
«Татар телен, гореф-гадәтлеребезне, мәдәниятебезне саклау ул – һөнәри бурыч та, рәсми күрсәтмә дә түгел. Ул бары тик үзебезнең эчке тоемлау белән әби-бабаларыбызга, ата-аналарыбызга булган зур ихтирам. Туган телне кечкенә чакта өйрәнгән балалар киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, үз телләрен онытмыйлар. Әлеге проект телебезне үстерү өчен бик мөһим элемент булып тора. Тәҗрибә уртаклашу, уртага салып сөйләшү беркайчан да эзсез узмый, аның нәтиҗәсе һәрвакыт була», – ди фестиваль турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Фестиваль быел ике этапта уза. Катнашучылар – педагогик эш стажы өч елдан ким булмаган педагогик хезмәткәрләр. Беренче өлештә, читтән торып, «Милли сәләтем» визит карточкасы һәм «Педагогик табышым» сынауларын узган 15 финалист фестивальнең йомгаклау чарасында катнашачак. «Педагогик остаханә» конкурс сынавы вакытында катнашучы үзенең иң әһәмиятле педагогик ачышын күрсәтәчәк.
Түбәндәге номинацияләр:
- «Үстерүче предмет-киңлек мохите»;
- «Татар музыкаль әсәрләрен балаларга телне өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану»;
- «Телне уен аша өйрәнү»;
- «Телне укытуда цифрлы технологияләр куллану» / Блогер-педагог (социаль челтәрләрдә татар телен популярлаштыру һәм балалар бакчасы тормышын яктырту);
- «Милли чара остасы».
Шушы 5 номинациядә 15 җиңүче билгеләнәчәк. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләре белән бүләкләнәчәк:
- I урын – 50 мең сум;
- II урын – 30 мең сум;
- III урын – 20 мең сум.
Призларның берсе педагогика фәннәре докторы, профессор, галимә Резеда Мөхәммәтшина исемендәге премия булачак.
Быелгы зур масштаблы чара да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, педагогика фәннәре кандидаты, «Бала-Сити» автономияле коммерцияле булмаган гомуми белем оешмасы җитәкчесе Альбина Насыйрова катнашында үткәрелә.
-
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре тарафыннан оештырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tugan-tel-fest-respublika-konkurs-premiyasenda-ukytucylarga-akcalata-premiyalar-tapsyryla-5929656
Нет комментариев