Читтә яшәүче авылдашлар үз өлешен кертә
(23 сентябрь, “Апастово-информ”).
Чүрибурашта бу көннәрдә зиратка таш юл салуга керешкәннәр. Бу эш Мәскәүдә яшәүче Рамил Шиһапов ярдәме белән башкарыла. Рамил Шиһапов авыл тормышы белән һәрдаим кызыксынып яши. Авылдашларның көнкүрешен яхшыртуга да үз өлешен кертергә тырыша. Әти-әнисе нигезенә дә еш кайтып йөри, авыл халкын борчыган проблемалар белән дә кызыксына. Ул “Авыл көне”н үткәрүгә, зират тирә-юнен төзекләндерүгә, су кертүгә дә ярдәм иткән.
“Шундый киң күңелле авылдашлар булу – үзе зур бәхет. Читтә яшәсәләр дә, авыл тормышына битараф булмаулары сөендерә. Рамил Шиһапов та шундыйлар берсе. Бала буларак үз бурычын намус белән үтәде. Әнисен бик тәрбияләп, кайгыртып соңгы юлга озатты. Читтә яшәсә дә, авылдашларына да игътибарлы ул. Изге эшләргә дә бик теләп кушылды”, - дип барлык авылдашлары исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде авылның имам-хатыйбы Марат хәзрәт Әмирханов.
Нет комментариев