Җәмгыять һәм без

Татарстан өстендә дошман БПЛА-сы юк ителде

Россия Федерациясе Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, үткән төн эчендә Россия төбәкләре өстендә барлыгы 514 Украина БПЛА-сы тоткарланган.

«Үткән төн дәвамында дежурлы ПВО көчләре тарафыннан Белгород, Курск, Брянск, Воронеж, Орёл, Калуга, Липецк, Тамбов, Рязань, Түбән Новгород, Смоленск, Саратов, Самара, Ульяновск, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым, Башкортстан, Татарстан республикалары өстендә, Азак һәм Кара диңгезләр акваторияләре өстендә очкыч тибындагы 514 очкычсыз очу аппараты тоткарланган һәм юк ителгән», – диелә хәбәрдә.


Нет комментариев