Районда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтте.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район территориаль сайлау участогында белдерүләренчә, Апас районында барлыгы 13105 кеше сайлауга килеп, үзенең тавышын биргән. Бу - 93,4 процентны тәшкил иткән. 212 яшь райондашыбыз сайлауга тәүге тапкыр килгән.
Районда барлыгы 50 сайлау участогы эшләде. Тавыш бирү өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр барды. Сайлау участокларында бәйрәм рухы хакимлек итте. Җыр-моң агылды. Чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылды. Сайлау комиссиясе вәкилләре һәркемне җылы итеп каршы алдылар. Участокларда хокук сакчылары, ирекле дружина членнары, медицина хезмәткәрләре кизү торды. Гриппка каршы прививка ясатырга да мөмкин иде. Кайбер райондашлар ГТО нормативларын тапшырып, көчләрен дә сынап карады. Апаслылар гаиләләре белән бергәләп сайлауларга килеп, «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесендә бик теләп катнаштылар.
Нет комментариев