Апаслылар Чистайда форумда катнашты
Җәмгыять һәм без

Апаслылар Чистайда форумда катнашты

16-18 сентябрь көннәрендә «Татарстан-яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Мөмкинлекләр-2026» яшьләр форумында район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина һәм Олы Бакырчы Шәүкәт Галиев музей-йорты җитәкчесе Рузилә Кәлимуллина катнашты.

"Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсен тәкъдим итеп, алар төрле чараларда катнаштылар.

“Форум кысаларында яшьләр сәясәтенең актуаль юнәлешләре буенча дискуссияләр һәм мастер-класслар узды, яшьләр белән эшләүнең  нәтиҗәле практикаларын карап чыктык, үзара эшләүнең яңа форматларын өйрәндек. Музейларда булдык. "Чистай" мәдәният үзәгендә концерт куйдык”, - ди "Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Нәбиуллина. 

Әлеге форумда Олы Бакырчы Шәүкәт Галиев музей-йорты җитәкчесе Рузилә Кәлимуллина Рәхмәт хатына лаек булды.

 


Нет комментариев